Сәрвәр дигән бер кыз яши
бездә,
Шуны бигрәк өзелеп яратам.
Серләремне йолдызларга сөйлим,
Тирән уйларымны таратам.
Кушымта:
Сәрвәркәем, сиңа җырлар
җырлыйм
Син ишетсен, диеп, җырымны.
Бер генә әйләнеп кара инде,
Бүләк итеп ал син җырымны.
Сәрвәр, син җырласаң,
бөтен кошлар
Сайрамыйча туктап торалар:
"Мондый гүзәл шулай
җырлаганда,
Без туктап торыйк", - диләр алар.
Кушымта
Чәчләреңне дулкын - дулкын сибеп,
Сәхнәләргә менеп
барасың,
Сөйкемлекләр нуры
күзләреңдә,
Йөрәгемне өзеп аласың.