Ак төс нигә яратам икән мин
Ихлас күңелем белән?
Ак төс - пакълык буладыр дип,
Кечкенәдән шуны беләм.
өсләремә кием кисәм
әгәр,
Актан булганнарын яратам.
Аклык күңелгә тынычлыклар
бирә,
Тирән уйларымны таратам.
Төшләремдә күрәм:
чиксез басуларда
Ак чәчәкләр кулыма
җыйганмын,
Аклык-ак бәхет икән бит ул,
Шуны күңелем белән тойганмын.
Ап-ак дөньяларыбызны безнең
Кара төтен басып китмәсен.
Ак көннәрдән шатлыклар алыек,
Начар көннәр насыйп итмәсен.